

Сәкинә әби гасыры.
Чакмагыш районында яшәүче хөрмәтле Сәкинә Мөшәрәп кызы Ширәева, аз да түгел, күп тә түгел, бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылады. Бу хакта район башлыгы Реканс Ямалиев социаль челтәрләрдә язды.
Йөзенче көзенә кергән ак яулыклы, ак күңелле әбиебезне шул уңайдан без дә котлыйбыз! "Йөз яшькә җиткән Сәкинә әбиебез яшьләрчә шат кәефле, теремек, җитез. Хәтеренә дә зарланмый ул, һәр вакыйганы көне-сәгате белән хәтерли. Аның белән сөйләшүе бигрәк күңелле булды, Сәкинә әби шаян сүзләр кулланып, бик ачык сөйләште, киңәшләр бирде, үзенең зиһен яктылыгы белән хәйран итте",- дип яза Реканс Фәнил улы.
Сугыш еллары ачысын, кайгыларын үз иңнәрендә күтәргән Сәкинә әби бүгенге яшьләргә дә үрнәк ул. Күп балалы гаиләдә туып- үскән, яшьли колхозда эшләгән, район үсешенә зур өлеш хеәмәтен салган әбиебезнең үткән юлы матур һәр үрнәкле.
Күркәм гаилә корып, ире белән 4 бала үстергәннәр, бүген 8 оныгы, 14 туруны бар.
Сәкинә әбиебез, яшь буынга якты мисал булып, саулыкка кинәнеп, җан тынычлыгында озак еллар яшәгез.
Рух күтәренкелеге Сезне ташламасын! Якыннарыгыз бүгенгедәй кадер- хөрмәттә яшәтсен!