Дөньяда ниләр бар?
15 ноябрь 2022, 16:00

Укучы педагогка йодрык белән суккан

Укытучы хезмәте көннән-көн авырлаша башлады...

progorodchelny.ruprogorodchelny.ru
Фото:progorodchelny.ru

Тулада мәктәп укучысы сыйныф җитәкесенең йөзенә суккан һәм видеога эләккән. Видеоны Myslo Телеграм-каналы бастырган. Роликтан күренүенчә,   үсмер кабинетта такта янында торганда кизәнә һәм укытучының битенә йодрык белән суга. Укытучы укучыга урынына утырырга куша, башка балалар кысылмыйча күзәтә.

Соңрак укучының педагогка сугуы  тәүге тапкыр булмавы ачыклана. Тула прокуратурасы бу видеоролик белән кызыксынган һәм тикшерү оештырган. Малайның әнисенә административ протокол төзегәннәр. Мәктәп хакимияте укучыны өйдә укытуга күчерер  өчен документлар әзерли башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас