

Англиянең Оксфорд шәһәрендә яшәүче Лея Дарнелл водитель таныклыгы алганда имтиханны яхшы тапшырган булган, әмма күп тә үтми аның машинасы суга баткан.
Яшь кыз быел гыйнварда “права”га укып йөргәндә машина сатып алган. Водитель таныклыгы алу белән ул яңа машина руле артына утырган.
Берничә атнадан соң Дарнелл йөргән егете белән фейерверклар карарга киткән. Яңгырлы кичтә чарадан соң өенә кайтып барганда, яшь кыз текә борылышта идарәне югалта һәм егете белән машинада күлгә төшеп китә.
Дарнелл сүзләре буенча, тиз арада автомобиль салоны су белән тула башлый. Кыз да, егет тә ишекләрне ачарга тырыша. “Бер-беребезгә карадык һәм беттек дип уйлаганыбызны әле булса хәтерлим”, – дип сөйли кыз. Су дәрәҗәсе аның муенына кадәр җиткәч, кыз, ниһаять, ишекне аягы белән тибеп ача, һәм алар ярга чыга.
Кыз полициягә шалтырата һәм бу хәл турында сөйләп бирә. Соңрак вакыйга урынына коткару хезмәте килә, алар кран ярдәмендә машинаны судан чыгара.
“Бу тәҗрибә мине тормышның кадерен белергә өйрәтте. Барын да югалту ихтималы никадәр җиңел икәнлеген аңларга мәҗбүр итте”, – ди Дарнелл.
Чыганак: lenta.ru