

Американың Гаррисберг шәһәрендә яшәүче 49 яшьлек шәфкать туташы Триша Симан яман шеш белән авырып үлем түшәгендә яткан хатынның улын үстергән.
Симан терелмәслек авыру хатын белән 2014 елда танышкан. Аның Уэсли исемле 8 яшьлек улы булган. Үлемнән соң улының тома ятим калуын аңлаган ана шәфкать туташыннан аның соңгы теләген үтәүне үтенә. “Минем улымны ташламагыз, зинһар”, – ди ул.
Шәфкать туташы белән аның ире авыруга мотлак рәвештә ярдәм итәргә тиеш икәнлекләрен аңлыйлар һәм малай белән хатынны өйләренә алып кайталар. Берничә айдан пациент хатын үлгән, ә аның малае Уэсли Симанның бишенче баласы булган.
“Безне үзләренә алганнары өчен мин аларга һәрчак рәхмәтле булачакмын”, – ди үсмер.
Чыганак: lenta.ru