Дөньяда ниләр бар?
14 ноябрь 2022, 03:06

Урамда бомба калдыручыны тоткарлаганнар

Төркиядә кичә шартлау яңгырады. 

ankahaber.netankahaber.net
Фото:ankahaber.net

Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу Истанбулның Истикляль урамында бомба калдыруы ихтимал булган кешене полиция тоткарлаган дип хәбәр итә.

“Истанбулның Бейоглу районында бомба калдыручы кешене шәһәрнең Хәвефсезлек идарәсе хезмәткәрләре кулга алган. Әле аңардан сорау алалар”, – диелә хәбәрдә.

Тоткарланган кешенең шәхесе әлегә ачыкланмый, әмма тикшерүнең нәкъ ул шартлау оештыруын дәлилләүче фактлар бар, ди. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, террористик актның эзләре Сириягә күрсәтә, ә шартлауны илдә террористик дип табылган төркемнәрнең вәкилләре оештырган.

Исегезгә төшерәбез, Истанбулның Истикляль урамында кичә, 13 ноябрьдә, шартлау яңгыраган. Теракт видеоларга да  эләккән. Җәяүлеләр өчен урамда кешеләрнең бик күп булуы күренә. Шартлау тавышы ишеткән туристлар вакыйга урыныннан кача. Теракт нәтиҗәсендә 81 кеше каза күргән. 6 кеше һәлак булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас