

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалының “РеспубликаLIVE#Дома” проектына интервью биргәндә көрәшчеләр һәм башка спортчыларга тормышчан киңәш бирде.
“Бермәлне мин Туймазыда ярышларда судьялар белән бәхәсләшеп киттем. Анда, минем фикеремчә, карар гадел түгел иде. Әмма иң кызыгы шул, тренерым, Александр Николаевич Григорьев, миңа искәрмә ясады һәм әйтте: бәхәсләшкәнче син көрәш, диде. Шул вакыттан алып мин аның нәсыйхәтен үтим. Спортчы үз эше белән шөгыльләнсен, ә бәхәсләрне хәл итәр өчен тренер бар, судьялар бар, безнең Спорт көрәше федерациясе бар”, – диде Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, бу дисциплинаны үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен Радий Хәбиров Көрәш берләштерелгән дөньясы президентының Почет билгесенә лаек булган.
Чыганак: bashinform.ru