

Кичә АКШта (Техас штатының Даллас округында) авиашоу вакытында ике самолет бәрелешкән. Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы ретробомбардировщик Boeing B-17 һавада Bell P-63 Kingcobra очкычына бәрелгән. Җимерелгән самолет калдыклары якындагы шоссега төшкән.
Үзенең Твиттерында Даллас округы судьясы Клей Дженкинс очкычлар бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булуын хәбәр иткән.
“Даллас округының медицина эксперты мәгълүматларына ярашлы, кичәге Wings over Dallas авиашоуда 6 кеше үлгән. Бүген властьлар вакыйга сәбәпләрен тикшерү һәм һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклау белән мәшгуль”, – дигән Даллас округы вәкиле.
Дженкинс үзенең подписчикларын мәрхүмнәр һәм аларның гаиләләре рухына дога кылырга чакырган.
Чыганак: lenta.ru