Дөньяда ниләр бар?
12 ноябрь 2022, 16:25

Круиз лайнерында 800 кеше коронавирус йоктырган

Ял итүчеләр каютада изоляциядә утырганнар...

cruisegid.rucruisegid.ru
Фото:cruisegid.ru

Австралия  башкаласы Сидней портына Majestic Princess круиз лайнеры  килеп туктаган. Судно бортында  COVID-19 йоктырган 800 (!) кеше дә бар.

Судно караган Carnival оператор-компаниясе  мәгълүматлары буенча, круиз лайнерында, экипаж әгъзаларын да исәпкә алып, барлыгы 4 мең кеше сәяхәт иткән.  COVID-19 йоктыручы тәүге пассажирлар 12 көнлек ялның урталарында теркәлгән. Алар чирне билгеләрсез генә үткәргән. Вирус арытаба таралмасын өчен, аларны каюталарда изоляцияләгәннәр. Сәламәт кунакларга һәм экипаж әгъзаларына битлекләр кияргә һәм саклану чараларын үтәргә тәкъдим иткәннәр.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Сидней портына килеп туктаганда Яңа Көньяк Уэльс штатының Сәламәтлек саклау министрлыгы лайнерга өченче, кисәтүнең иң югары дәрәҗәсен билгеләгән. Андый дәрәҗәдә  суднода ким дигәндә кешеләрнең 20 проценты чир йоктырган дип санала. Ярга чыгар алдыннан барысына да антитәнчекләргә экспресс-тест ясаячаклар.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас