

Малайзиядә 49 яшьлек ашыгыч ярдәм водителе Мохд Таква Исмаил чакыру буенча авариягә урынына килгән. Ир сүзләре буенча, һәлакәт теркәлгән урынга килгәч тә, ул шөбһәләнү хисе кичергән. Машинадан чыгу белән ул үзенең 21 яшьлек улы Мөхәммәт Айманның мотоциклын күрә.
Юлда обгонга чыккач, Айман каршы килүче йөк машинасы белән бәрелешкән. Башы бик нык җәрәхәтләнү сәбәпле, ул вакыйга урынында ук һәлак булган. “21 ел дәвамында ашгыч ярдәм водителе булып эшләп, мин тәүге тапкыр якын кешем каза күргән хәлдә калдым. Ул мизгелдә нинди кайгы кичерүемне үзем генә беләм”, – ди Исмаил.
Аның сүзләренчә, улы тыныч һәм сабыр кеше булган, әмма һәрчак үзенә игътибар җәлеп иткән, теләсә нинди хәлгә тиз яраклашучан булган.
Полиция авария детальләрен тикшерә. Йөк машинасы водителе исән-сау, ди.
Чыганак: lenta.ru