Дөньяда ниләр бар?
11 ноябрь 2022, 11:56

Филләр эчеп, исереп йоклаганнар

Менә сиңа мә!

m.gazeta.rum.gazeta.ru
Фото:m.gazeta.ru

Һиндстанның Кеонджхар районында яшәүчеләр урманда 24 исерек филгә тап булганнар. Филләр, ликёр өчен тәгаенләнгән сыекчаны эчеп,  ятып йоклаганнар.

Һиндлар, “махуа” дип йөртелгән ликёр өчен  ачыткы әзрләп, аны зур чүлмәкләрдә калдырганнар. “Иртәнге алтыларда ликёр ясарга дип килсәк,  барлык чүлмәкләр да ватык килеш таралып яталар, эчендәге сыекчасы юк, әлбәттә”, – дип сөйли авыл халкы. Алар шунда ук 9 ата, 6 ана фил һәм 9 фил баласы йоклап ятуын күреп, хәйран калган.

Авыл халкы филләрне уятырга тырышкан, әмма җәнлекләр бик каты йоклаган. Нишләргә белмәгән кешеләр урман департаменты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.  Белгечләр барабан кагып кына филләрне уята алган. Иртәнге 10га җәнлекләр урман эченә кереп киткән.

“Махуа” – алкогольле борынгы һинд эчемлеге. Аны җитештерер өчен   Төньяк Һиндстанда киң таралган озын яфраклы мадука агачының  чәчәкләре кулланыла.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас