Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2022, 09:44

Тайвань гел борчуда яши

Тайвань президенты Цай Инвэнь Кытайның утрауга һөҗүм итүе мөмкин дип белдергән.

Тайвань гел борчуда яшиТайвань гел борчуда яши
Тайвань гел борчуда яши

Әгәр мондый вакыйга була калса, властьларга әзер торырга кирәк дигән.

         Аңа кадәр Кытай оборона министрлыгы вәкиле Тань Кэфей сугыш очрагына илнең әзерлек алып баруын һәм Тайвань бәйсезлегенә каршы чыгыш ясавын дәвам итүе турында әйткән.  Тайвань мәсьәләсенең бары тик Кытайның эчке эше булып калуын, Пекинның тышкы кысылуларга юл куймаячагын ассызыклаган.

         АКШ оборона министры урынбасары Колин Каль Пекинның якындагы бер-ике ел эчендә Тайваньга һөҗүм итү планы булуына шиген белдергән. Ә менә аның каравы, Кытай якындагы елларда утрау дәүләтенә басым ясавын көчәйтәчәк, дип фаразлаган.

Фото: russian.rt.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас