

Егерме ил катнашачак әлеге зур форумга президент Владимир Путин бармаячак. Аның урынына Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге делегация барачак.
Индонезия властьлары да Владимир Путинның Бали утравында булачак саммитта катнашмаячагын раслаган.
Хәзер техника-технологияләр үсешкән заманда Русия лидеры бәлки ерак арадан торып та зур форумда катнашыр, бәлки видеоформат аша очрашуларның берсенә кушылыр, дигән өметен белдергән Индеонезия президенты Джоко Видодо.
Нәрсә ул G20 киңәшмәсе? G20 — ул дөньяның 20 дәүләте кергән халыкара клуб. Әлеге илләрнең хөкүмәтләре, аларның Үзәк банклары җитәкчеләре аның әгъзалары булып тора. Бирегә кергән икътисады алга киткән илләрдә исә дөньяның өчтән ике өлеше халкы яши.
Мондый союзны оештыру үтә дә кирәкле була. Ул 20 гасырның 90 нчы еллары ахырында үсеш алган финанс кризисына каршы җавап буларак оештырыла. Оешма глобаль һәлакәт көчәюен киметү һәм кисәтү, 2008 елдагы сыман дөньяның бөтен илләренә кагылган икътисадның түбән төшүен булдырмау өчен оештырылган. Саммитта катнашучы илләр нәкъ менә 2008 елдан алып шундый киңәшмә үткәрә башлый. Аңлашылуынча, анда дөньяның иң мөһим икътисади мәсьәләләре тикшерелә, кризиска каршы көрәшү юллары тикшерелә.
G20 дә катнашучы илләр: Аргентина, Австралия, Бразилия, Бөек Британия, Германия, Һиндстан, Индонезия, Италия, Канада, Кытай, Мексика, Төркия, Сәгуд Гарәбстаны, Русия, АКШ, Франция, Көньяк Африка Республикасы, Корея Республикасы, Япония, Европа союзы.