

«Казахстан — дөньяви дәүләт. Безнең конституция дин иреген гарантияли. Әмма дөньяви һәм толерант ил булу төрле радикаль агымнарга һәм дини сепартизмга күз йому дигән сүз түгел. Без ил иминлеген һәм бөтенлеген беркайчан да куркыныч астына куймаячакбыз.
Күп гасырлар буена казахстанлыларның ата-бабалары ислам динен тотты. Ул исә милли яшәеш белән шәригать кануннарын гармонияле яраклаштыра. Ислам кыйммәтләре милләт бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Ата-бабаларыбызның тардицияләрен саклау һәм хөрмәт итү — безнең бурыч».
Токаев соңгы вакытларда илнең мәгълүмат системаларына киберһөҗүмнәр ясалуын да белдергән.