

Төркиядән Русиягә хатын эзләргә килгән дөньядагы иң озын буйлы кеше, мәхәббәтен табуга өметен югалтып, АКШка киткән.
Буе 2,5 метрдан арткан төрке фермеры Солтан Кёсен 2013 елда сирияле Мерве Дибога өйләнгән. Хатыныныңбуе 170 см, ул Солтаннан 10 яшькә кече булган. Берничә елдан никахлары таркала. Косен сүзләре буенча, алар өчен төп проблема аралашу булган, чөнки ул төрекчә генә сөйләшкән. Хатыны исә – тик гарәпчә.
Янә өйләнмәгән егет статусына ия Кёсен Мәскәүгә килә. Аның хыялы кыз һәм ул тудырачак хатын табу була. Русиягә юлланыр алдыннан ул: “Мин рус хатыннары кайнар һәм әдәпле ирләрне ярата, дип ишеткән идем. Шуңа Русиядә хатын табарыма ышанам! Әгәр рус хатыны ир-атны яратты икән, ул аны һәрчак яратачак”, – дигән.
Кёсен безнең илдә берничә ай яши, әмма ахырда нияте килеп чыкмавын аңлаган. Һәм ул Америкага киткән. Әмма гигант бирешергә җыенмавын әйткән. Яңа хатын эзләүне ул Флорида штатында дәвам итәчәк. “Хатын табу бик авыр булмаска тиеш. Мин аны тәэмин итәчәкмен, үзем дә акчага мохтаҗ түгелмен”, – дигән ул.
Ир хатынын Төркиягә алып китәргә теләвен дә белдергән. “Мин тарихи урында яшим, илнең төньяк-көчыгышында, әмма диңгездән шактый ерак”, – ди ул.
Кёсен гигантизм һәм акромегалиядән җәфалана. Акромегалия – гипофизның чамадан артык үсү гормонын бүлеп чыгарудан гыйбарәт халәт. Гиннессның рекордлар китабы аны дөньяда яшәүче иң озын буйлы кеше итеп таныган.
Чыганак: lenta.ru