Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2022, 10:08

Җиңү көткәнчә булмады

8 ноябрьдә АКШта Конгресска сайлаулар булды. 

Җиңү көткәнчә булмадыҖиңү көткәнчә булмады
Җиңү көткәнчә булмады

Вәкилләр палатасына 435 кеше сайланды.  Аналитиклар республикачыларның күбрәк сайлану ихтималлыгын фаразлады.  Әмма 9 ноябрь иртәсенә аларның өметләре акланмады —  шау-шулы зур җиңү булмады. Демократлар партиясеннән сайланучылар республикачылар исәп тоткан сайлау округларын үзләрендә калдыру гына түгел, «көндәшләренекен» дә «тартып алган».

         Алай да, без гәзиткә кул куйган вакытларда, республикачылар ышанычлы булмаса да,бераз алдарак бара иде: вәкилләр палатасында демократлар 172 урынны саклап калса, республикачылар — 199 урынны.

         Палата өстеннән контрольлек итү өчен бер якка 218 мандат җыярга кирәк. Шуңа да республикачыларның җиңүе турында шауларга иртәрәк — илнең күп кенә штатларында кандидатлар арасындагы аерма зур булмаган.

         Сенатка сайлауларда исә, 100 урынның 35енә яңа вәкилләр сайлана. Палата өстеннән контрольлекне тоту өчен республикачыларга булганына өстәп бер генә мандат алу да җитә ди аналитиклар. Ләкин әлегә сенатка сайлаулар буенча соңгы нәтиҗәләр билгеле түгел. Аның соңгы нәтиҗәләре берничә көннән, хәтта берничә атнадан соң гына билгеле булачак. Бу бюллетеньнәрне санау вакытының озак вакытка сузылуына һәм кайбер штатларда сайлау үткәрүнең үзенчәлекле кагыйдәләренә бәйле.

         Демократлар партиясе — ул гамәлдәге президент Джо Байден партиясе. Билгеле булуынча, Америкада мондый сайлаулар президент срогының уртасында үткәрелә һәм гамәлдәге президентның янәдән сайлану индикаторы булып хезмәт итә.

         Республикачыларның ышанычлы җиңүе исә 2024 елда үтәчәк президент сайлауларына нигез сала. Республикачылар партиясе лидеры Дональд Трамп сайлаулар тәмамлану белән яңадан президент кәнәфиенә дәгъва итәчәген белдерергә җыенган.

Фото: newsbash.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас