Дөньяда ниләр бар?
10 ноябрь 2022, 10:59

Гаскәр Днепрның сул ягына күченә

Билгеле булуынча, бүгенге көннәрдә Херсон юнәлешендә хәлиткеч алыш бара.

Гаскәр Днепрның сул ягына күченәГаскәр Днепрның сул ягына күченә
Гаскәр Днепрның сул ягына күченә

Зур югалтулар кичермәс өчен Русия оборона министры Сергей Шойгу Русия гаскәрләрен Днепр аръягына чигендерү фәрманын бирде.

         Сергей Шойгу Гаскәрләрнең берләшкән төркемнәре командующие Сергей Суровикинга Херсон юнәлешендәге хәрби көчләрне Днепрның сул як ярыннан уң як ярына күчерү буенча бөтен чараларны кабул итәргә боерды. Министр шулай ук шунда яшәүче халыкның уң ярдан китүен тикшерергә кушты.

         Оборона сызыгын сул як ярга күчерүне хәл-вакыйгаларны төрле яклап бәяләгәннән соң планлаштырылуын белдерде Суровикин. Генерал бу карарны «гади булмаган» дип атады, әмма аның аркасында Русия сугышчыларының гомерләрен һәм гаскәрләрнең хәрби мөкминлекләрен саклап калуга ирешеп булачак.

         Суровикин белдерүенчә, Русия гаскәрләре дошманның һөҗүм итү омтылышларына уңышлы каршы тора. Ул китергән мәгълүматларга ярашлы, августтан октябрьгә кадәр Украина хәрби көчләренең бу урында 9,5 мең кешесе һәлак булган һәм яраланган, 200дән артык танкы, 500 хәрби бронялы машинасы, төрле тәгаенләнештәге 600 автомобилен һәм 50дән артык артиллерия коралы һәм минометлары юк ителгән. «Билгеле булуынча, һөҗүм итү ягы оборонада тотучыга караганда күбрәк югалтулар кичерә. Әлеге очракта безнең югалтулар, дошманныкына караганда, 7—8 тапкырга кимрәк. Без иң тәү чиратта Русия хәрби хезмәткәренең гомере турында уйлыйбыз»,— дип җиткерде Суровикин.

         Ул шулай ук Херсон өлкәсе хакимияте карарына ярашлы Днепр буенда яшәүче кешеләрне башка төбәкләргә күчерү турында фәрман кабул ителүе турында белдерде. Шушы инициативага ярашлы, һөҗүм барган районнан 115 мең кеше чыгып киткән. Билгеле булуынча, дошман җирле үзидарәләр, мәктәп, дәваханә һәм башка социаль әһәмияттәге биналарга һөҗүм итә.  Гражданнар һәм гуманитар ярдәм тарату пунктлары да куркыныч астына эләгә.

Украина Кахов ГЭСы плотинасына даими рәвештә ракеталар очыра. Шул сәбәпле Кахов ГЭСының түбәнге зонасын су басу куркынычы бар. Суровикин белдерүенчә, әгәр Киев сусаклагычлардан су чыгаруны арттырса һәм Кахов ГЭСына көчле һөҗүм ясаса, су ташкыны күп урынны басачак. Бу, үз чиратында, гражданнар арасында шактый корбаннарга китерүе мөмкин. Менә шушы сәбәпләр аркасында Днепр аръягында оборона тоту отышлырак.

Фото: m.tvzvezda.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас