

Риваятьләр буенча, римлылар Мисырны яулап алгач, Клеопатра Император Октавиан әсирлегенә төшмәс өчен үз-үзенә кул салган. Бүгенгәчә аның кайда күмелгәне билгесез.
Доминикан археологлары Александрия шәһәреянындагы борыңгы Тапосирис Магна (фиргәвен Птолемей II Филадельф нигез салган шәһәр) чиркәве астына киткән туннель тапканнар.
"Клеопатра сөйгәне белән нәкъ шул чиркәү астына күмелгән дә инде һәм бу туннель аларның каберлегенә илтә", - дип ышандыра бу урында 10 еллап эзләнүләр алып баручы археолог Кэтрин Мартинес. Мондый нәтиҗәгә килүе ни белән бәйле булуы һәм нәрсәгә нигезләнүе әлегә ачыкланмаган, ләкин әгәр алар чыннан да тапсалар, бу вакыйга иң зур ачышларның берсе булырга мөмкин.
Клеопатра - 2000 ел элек яшәгән соңгы фиргәвеннәрнең берсе, хатын-кызлар арасында беренче сәясәтче, ул Мисырның иң танылган җитәкчесе буларак тарихка кереп калган. Клеопатра - Птолемейлар династиясеннән, Александр Македонский идарә иткән вакытта Грециядән күченеп килгән грек династиясе вәкиле. Ул 39 яшендә вафат булган.