Дөньяда ниләр бар?
9 ноябрь 2022, 07:07

Укытучы баланы сугып еккан

Бу хәл кичә Дзержинск шәһәрендә булган.

iz.ruiz.ru
Фото:iz.ru

Дзержинск шәһәренең  12 санлы мәктәбендә математика укытучысы балага суккан. Бу хәлне видеога төшергәннәр, аны  Ni Mash Телеграм-каналы бастырып чыккан.

Кадрларда педагогның берничә тапкыр күкрәгенә сугуы һәм баланың идәнгә егылуы күренә. Укытучы  укучыга “к директору, сучонок”,  ди.

Укытучы мәктәптә икенче ел эшләгән, 7 һәм 8 сыйныфларны укыткан. “Моңарчы аның тәртибенә укучылар да, ата-аналар да, коллегалары да зарланмады. Педагог сүзләре буенча, балалар тәнәфестә коридорда уйнаган, шаулашкан һәм аңа дәрескә әзерләнергә комачаулаган”, – дип сөйлиләр шәһәр хакимиятендә.

“Егылганда бала җәрәхәтләнмәгән”, аның сәламәтлегенә берни янамый. Дип хәбәр ителә. Баланың ата-анасы директор исеменә укуытучыны эштән алу үтенече белән гариза язган. “Укытучы үз теләге белән эштән киткән”, – диелә хәбәрдә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас