

Мәскәүдә күп катлы йорт лифтында иртән фатирында биек үкчәле туфлида йөрүче кызга атап язылган записканы фотога төшергәннәр. Игъланның текстын “ВКонтакте”дагы “Москва Online” төркемендә бастырганнар.
“Девушка, проживающая на 14-м этаже, убедительная просьба, имейте совесть. Я не сомневаюсь, что у вас шикарная обувь и особенно каблуки! Но хватит каждое утро ходить с 06:00 целый час на каблуках по всей квартире!” – диелгән хәбәрдә.
Бу игъланга күпләрнең ачуы килгән. Руиялеләрхәтта бәхәсләшеп киткән, бу хәлдә кем хаклы: яшь кызмы яисә аның күршесеме?
“Колагына беруши кисен, бигрәк нервлы икән бу күрше”, “Әйе шул, үз фатирында нинди аяк киемендә йөрергә икәнен күршедән сорарга тиеш икән”, “Минем өстә дә шундый күрше яши. Көн саен бер сәгатьләп ат кебек биек үкчәле аяк киемендә бүлмәдән бүлмәгә йөри дә йөри”, “Тынычлык турында закон бар, шуңа күрә рәхим итеп аны үтәгез, а тынычландыручы дарулар һәм берушилар сатып алырга киңәш итмәгез. Нигә астагы күршеләр шундый кешеләр аркасында җәфаланырга тиеш?” – дип язганнар мәскәүлеләр. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Туфлидә келт-келт фатирында йөргән хатынмы, әллә астагы күршесе хаклымы?
Чыганак: Moslenta.ru