

Япониянең Канагава префектурасында яшәүче 81 яшьлек Хироси Фудзивара үзенең 79 яшьлек хатыныннан котылырга уйлаган һәм аны батырган.
Узган атнада япон, хатынын инвалид коляскасына утыртып, аны Оисо поселогындагы пирска алып килгән дә суга төртеп төшергән. Өйгә кайткач, Фудзивара бу кылыгы турында өлкән улына хәбәр иткән. Улы исә тиз генә полициягә шалтыраткан. Хокук сакчылары белән диңгездә хатын-кыз гәүдәсен күреп калган балыкчы да элемтәгә чыккан. Хатынны судан алып чыгып дәваханәгә илткәннәр, әмма табиблар аның үлемен раслаган. Ирне кулга алганнар, ул гаебен таныган һәм кылыгын “40 ел буена инвалид хатын карап арыдым” дип аңлаткан.
Бу вакыйга турында укып белгән интернет-кулланучылар ике лагерьга бүленгән. Кайсыберләр ирнең бу кылыгын аклаган, имеш, ул хатынын “аның ризалыгы белән” һәм “үзара мәхәббәт” аркасында үтергән, дигәннәр. Шулай ук бу лагерьдагылар дәүләт өлкәннәрне тиешле дәрәҗәдә кайгыртмый һәм эвтаназияне рөхсәт итми дип сукранганнар. Икенчеләр исә Фудзивараны рәхимсез үтерүче дип атаган һәм җинаятенә күрә җәзасын алсын иде дигәннәр. “Аны яклаучыларның барысына да оят булырга тиеш. Төрмәдә чересә ярар иде”, – диелгән бер комментарийда.
Чыганак: lenta.ru