Дөньяда ниләр бар?
7 Ноября 2022, 19:23

Турист хатын аэропортның астын өскә китергән

Исең-акылың китәрлек!

daytimenews.rudaytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Мехикода пассажир хатын рейска соңга калган һәм ачуы килеп аэропорт хезмәткәренә ташланган. Ахырда ул аэропорт бинасындагы стойкаларны җимерә башлаган. Бу хәл видеога да эләккән.

Видео кадрларыннан күренүенчә, самолетка өлгермәгәнгә кәефе киткән турист хатын стойканың теге ягына керә дә Emirates авиакомпаниясе хезмәткәренә суга, моны көтмәгән хезмәткәр коллегасы белән бергә үз урыннарыннан читкә китә. Моннан соң дебошир хатын өстәлләрдән компьютерларны төртеп төшерә, кәгазьләрне һәм төрле канцелярия предметларын атып бәрә.

“Концерт” ахырында  хатын теркәү стойкаларына менеп үк баса һәм нидер кычкыра. Елап беткән турист хатынны аэропортның хәвефсезлек хезмәткәрләре тоткарлый. Emirates авиакомпаниясендә  чыннан да аның   процедура тәмамланганнан соң рейска теркәлергә маташуын раслаганнар. Әмма  өлгерсә дә теркәлә алмас иде шул, чөнки паспортының срогы чыккан булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас