

Кембридж университеты галимнәре тарихта беренче тапкыр кешегә ясалма кан – лабораториядә үстерелгән эритроцитлар – җибәргәннәр.
Бу эритроцитларны Бөекбритания Сәламәтлек саклау милли хезмәтенең донорлар базасында торган кешеләрнең кан үрнәкләреннән үстергәннәр. Гадәти эритроцитларга караганда, ясалмалары барысы да – яшьләр. Ә донорларның канында исә төрле яшьтәгеләре бар. Тәҗрибәдә катнашырга теләк белдергән ирекмәннәргә 5-10 миллилитр, ягъни 1-2 чәй калагы күләмендә ясалма кан җибәргәннәр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, әгәр бу сынау уңышлы килеп чыкса, киләчәктә ул кан чирләрен һәм сирәк кан төркемле кешеләрне дәвалауда ярдәм итәчәк.
“Лабораториядә үстерелгән эритроцитлар донорларныкына караганда озаграк яшәр дип өметләнәбез. Ул чакта кан җибәрү процедураларын еш үтәргә мәҗбүр булучыларның тормышы җиңеләер, мөгаен”, – ди әлеге эшнең әйдәүче авторы Седрик Гиверт.