

Швейцариянең Санкт-Галлен шәһәрендә машинасы двигателен сүндермәгән бер хатын берничә минут эчендә өч тапкыр шул машина астында калган.
Полиция мәгълүматлары буенча, бу хәл ноябрь башында теркәлгән. 45 яшьлек водитель ханым машинасын югарыга менгән урында туктаткан да, двигательне сүндереп тормыйча, багажниктан нидер алырга теләгән. Багажникны ачу белән машина артка тәгәри башлаган, хатын аны туктатып караган, әлбәттә, әмма егылган һәм тәгәрмәчләр астында калган.
Хатынны таптап үткән автомобиль икенче машинага бәрелгән дә кире якка тәгәри башлаган. Бу вакытта водитель хатын көч-хәл белән торып килүе булган. Машина аны янә бәрдергән. Моннан соң тротуарга бәрелгән машина тагын артка хәрәкәт итеп, хатынны өченчегә (!) таптаган. Водитель хатын исән калган-калуын, әмма күптөрле җәрәхәтләр алган. Автоледины өченчегә таптаган машина агач коймага бәрелеп, ниһаять, туктаган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар водитель хатынны авыр хәлдә дәваханәгә илткән.
Чыганак: lenta.ru