Дөньяда ниләр бар?
7 ноябрь 2022, 07:10

Сиксән сигезенче тапкыр өйләнә

Элекке, 86нчы хатынына...

PxherePxhere
Фото:Pxhere

Индонезиянең Маяленгк шәһәрендә яшәүче фермер 87 тапкыр өйләнгән булган. Шушы көннәрдә ул 86нчы хатынына тагын өйләнергә булган.

61 яшьлек Каан исемле ир, 86нчы хатыны аның  88нче кәләше булуын сөйләгән. Өйләнергә яратканга күрә “Плейбой-король” кушаматына ия ир элекке хатынының кире  аның янына кайту теләгенә каршы килә алмаган. Беренче никахлары бер ай гына дәвам итсә дә, индонезияле ир кәләш һаман аны үлеп ярата, ди. “Күптән аерылышсак та, безнең арадагы мәхәббәт көчле әле”, – ди фермер.

Ир 14 яшендә өйләнән башлаган. Беренче хатыны аңардан ике яшькә өлкәнрәк булган. “Ул чакта минем начар мөнәсәбәтем аркасында хатыным ике елдан соң аерылышырга теләк белдерде”, – ди Каан.

Моннан соң Каан  хатын-кызлар аны үлеп яратсын өчен рухи ярдәм артыннан мөрәҗәгать итәргә карар кылган. “Мин хатын-кызларга начарлык теләмим. Эмоцияләрдә уйнаудан баш тартам. Әхлаксызлыкка бирелгәнче, мин аларга өйләнүне өстен күрәм”, – дип ассызыклаган ир.

Ә менә 87 никахында Каанның ничә баласы тууы билгесез.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас