Дөньяда ниләр бар?
6 ноябрь 2022, 13:07

Яраланган аккош җылы якка очып китә алмаган

Тиздән кыш җитү сәбәпле, авыл халкы ялгыз аккош язмышы өчен борчыла.

Авыргазы  районының Исмәгыйль авылы халкы күлдәге ялгыз аккош язмышы өчен борчыла. Күл өсте көннән-көн боз белән каплана, шуңа аккошның бәлагә таруы бар, ди алар.

“Бездә күлдә бер аккош туңа. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыраттык. Тагын кая мөрәҗәгать итәргә?” – дип сорый җирле халык.

Исмәгыйль авылы халкы сүзләренчә, аккошның тәпие яраланган, шуңа ул җылы якларга очып китә алмаган.

–Ысылдык аккошларның Башкортстанда кыш чыгарга калулары (ялгыз да, гаиләләр белән дә) беренчегә түгел инде. Бу хакта Русия кошларын саклау берлеге сайтында һәм Рус географик җәмгыятенең  Башкортстан  бүлекчәсе битендә урнашкан  “Серая шейка” акциясе отчетларында укырга була. Ләкин кош яраланган очракта БРның  Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының  хайваннар дөньясын саклау бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дигән “Башинформ” агентлыгына орнитолог Полина Полежанкина.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас