

Бөекбританиядә коронавирус белән иң озак – 411 көн – авырган пациент терелеп чыккан.
59 яшьлек ир 2020 елның декабрендә COVID-19га уңай тест тапшыра. Чир билгеләре югалуга карамастан, коронавируска тапшырган тестлар 2022 елның гыйнварына кадәр уңай килгән. Табиблар сүзләре буенча, британияледә вирусның иң иртә очраучы штаммы теркәлгән.
Эш шунда ки, бөер күчереп утыртканнан соң ирнең иммун системасы хәлсезләнгән булган. Бары тик вирусның штаммын ачыклагач кына табиблар пациентны Американың билгеле “Регенерон” препараты белән дәвалый алган. Әйткәндәй, бу препарат АКШның элекке президенты Дональд Трампка да авыру белән көрәштә булышкан.
Чыганак: lenta.ru