Дөньяда ниләр бар?
3 ноябрь 2022, 14:56

Кире таш гасырга чигенмәгәйләре

Русия Финляндиягә электр энергиясен озатуны туктатты.

Кире таш гасырга чигенмәгәйләреКире таш гасырга чигенмәгәйләре
Кире таш гасырга чигенмәгәйләре

Шул сәбәпле хәзер Финляндиядә яшәүчеләргә "суыктан кату" куркынычы яный.
Катлаулы хәл килеп туган очрагына Финляндия оборона министрлыгы үзенең исәпләүләрен ясаган. Мәсәлән, һава температурасы 20 градус салкынга кадәр төшсә, электр приборлары һәм җәмәгатьчелек транспорты эшләүдән туктаячак. Шулай ук банкоматлар сүнәчәк, заправкау станцияләре ябылачак. 18 сәгатьтән соң агач йортларда һава температурасы нибары 10 градус җылылык тәэмин итәчәк. 30 сәгаттән соң агач корылмалар туңа башлаячак, торбалар ярылу хәвефе туачак.
36 сәгатьтән соң салкын күпфатирлы бетон йортларга үтеп керәчәк, җылылык 10 градуска кадәр төшәчәк. Дүрт көннән соң күп йортларда торбалар шартлаячак, бу исә яшәүчеләрне ашыгыч рәвештә күчерүләргә китерәчәк. Электр энергиясе тигезсезлеге булган очракта, илдә җитди проблемалар килеп туачак.
"Интер РАО" Русия компаниясенең RAO Nordic Oy кече предприятиесе 14 майдан Финляндиягә электр энергиясен озатуны туктаткан. 2021 елда "Интер РАО" илгә 8,2 млрд. киловатт-сәгать озаткан. Финляндиянең Fingrid электр челтәре операторы электр энергиясен Швециядән алырга һәм эчке җитештерүен арттыру хисабына Русия электр энергиясен алмаштырмакчы булган.
Билгеле булуынча, 15 майда Финляндия президенты Маули Ниинисте илнең НАТОга керәчәге һәм аның әгъзасы булачагы хакында белдергән иде. Финляндия премьер-министры Санна Марин бу карарны тарихи ди атаган иде.

Фото: nobzor.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас