

PGR agency Коммуникацион агентлык җитәкчесе Анастасия Бастрыкина Русиядә WhatsApp (Русиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) мессенджерын сүндерү ихтималы хакында үз фикерен белдерде. Белгеч фикеренчә, бу мөмкин хәл, шуңа моңа әзер булу комачауламас.
Хәтерләвегезчә, 25 октябрьдә WhatsApp эшендә проблемалар теркәлде. Күп кулланучылар мессенджерда хәбәр җибәрә алмауга зарланды.
“Русиядә берничә мәйданны блокировкалаганнан соң шундый кыска вакытлы сбой очрагында да күпләр мессенджерны махсус сүндергәннәр дип уйлый. Бу кулланучыларның WhatsApp-ны сүндерүгә әзер булулары хакында сөйли”, – ди Бастрыкина.
WhatsApp-ка алмаш дип Telegram-ны атарга була, ди белгеч. “Соңгы ярты ел эчендә аларның аудиторияләре шактый артты. Функцияләре гадәти аралашу опцияләре һәм мәгълүмати каналлар белән чикләнгән. Аралашу өчен “ВКонтакте” мессенджеры да уңайлы. Бу социаль челтәр дә, төрле сервислар җыелмасы да. Аның үз аудиториясе бар”, – дип сөйли Бастрыкина.
Шулай ук Бастрыкина WhatsApp-ка (Русиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) алмашка килә алырдай ике популяр мессенджерны искә алды. Позицияләрен бераз югалтучы Viber һәм без элек яраткан ICQ (аська) да аралашу чарасы булырга мөмкин, диде ул. “Һәркем үзенә туры килгән сервисны сайлый ала. Иң мөһиме – моны алдан хәстәрләү, аеруча бары тик “ватс апп” аша аралашучыларга. Ул чакта кисәк кенә барыбыз да өйрәнеп беткән мессенджерны сүндергән очракта да аралашуда тоткарлык булмаячак”, – дип киңәш итә эксперт.
Чыганак: lenta.ru