Дөньяда ниләр бар?
2 ноябрь 2022, 09:40

Сочидагы очрашу

Бу атнада  Русия президенты Владимир Путин, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян һәм Әзербайҗан президенты Илһам Алиев очрашты. 

Сочидагы очрашуСочидагы очрашу
Сочидагы очрашу

Сочида барган өчъяклы очрашуда сүз Таулы Карабах конфликтын арытаба көйләү хакында барды. Очрашу нәтиҗәсендә уртак белдерү кабул ителде. Менә аларның берничә пункты.

Әрмәнстан белән Әзербайҗан  көч кулланудан һәм үзара янаудан тыелып торырга килешкән. Русия исә тынычлык килешүенә кул куярга әзерләнүгә булышлык күрсәтәчәк. Алиев белән Пашинян шулай ук БМО Уставы һәм Алма-Ата декларациясенә ярашлы бөтен проблемаларны уртага салып фикер алышырга килешкән.

Владимир Путин, мәсьәләләрнең барысы буенча да сөйләшүгә ирешеп булмады, дип белдерде. Шулай да Сочидагы өчъяклы очрашу Таулы Карабах конфликтын арытаба көйләүгә нигез салды, диде ул. Шунысы яхшы, бәйләнешләрне дәвам итәргә килешкәннәр. Әлбәттә, очрашудан күбрәк  көтелгән иде.  Конфликт киләчәктә чишелеш табар дип ышанасы килә. Низаг иртәме-соңмы тәмамланырга тиеш — бу һәммәсенә дә кирәк. Бусы исә Таулы Карабах буенча сөйләшүләрнең чираттагысы булды.  

Фото: news2.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас