Дөньяда ниләр бар?
2 ноябрь 2022, 09:24

КХДР янә ракетасын сынаган

Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) кимендә ун төрле типтагы ракетасын сынаган.

КХДР янә ракетасын сынаганКХДР янә ракетасын сынаган
КХДР янә ракетасын сынаган

Баллистик ракета Япон диңгезе ягына очырылган. Көньяк Корея, КХДР провокациясенә җавап итеп, үзенең ракеталарын җибәргән.

         Япония хөкүмәте Төньяк Кореяның ракета очыруына карата протест белдергән. Япония оборона министры Ясукадзу Хамада, Төньяк Кореяның кимендә ике баллистик ракетасы 150дән 200 километрга кадәр очкан, дигән.

         Билгеле булуынча, Төньяк Корея еш кына баллистик ракеталар сыный. 4 октябрьдә сынаган ракетасы Япониядән 3 мең километр арада Тын океанга төшкән. Сентябрь ахырында сынаганы Япон диңгезе ягына очырылган.

 

Фото: discover24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас