

Алар зур зыян сала алмады, Русия һөҗүмне кире какты. РФ Оборона министрлыгы бу вакыйганы теракт дип атады һәм һөҗүмдә Украинадан тыш, Бөек Британиянең дә катнашлыгы бар дип белдерде. Атакага тотылган кораблар ашлык коридоры хәвефсезлеген тәэмин иткән.
Вакыйгадан соң Русия ашлык килешүеннән чыгуын белдерде. Искә төшерик: быел 22 июльдә Истанбулда Русия, Украина, Төркия һәм БМО катнашлыгында ашлык килешүенә кул куелган иде. Килешүгә ярашлы, Украина ашлыгын, азык-төлеген һәм ашламаларын, Одессаны да кертеп, өч порттан чыгару планлаштырылган.
Көнбатыш илләре Русиягә Кара диңгез флотына һөҗүм ясауда катнашлыклары булмау турында дәлилләр бирмәде, дип белдерде Русиянең БМОдагы даими вәкиле Дмитрий Полянский. «Шунысы кызык, без украиннарның үзләренең көнбатыш кураторлары ярдәмендә һөҗүм итүләре хакында турыдан-туры инкарь итүләрен ишетмәдек»,—диде илче.
Мәскәү ярлы илләргә булышу өчен генә ашлык килешүендә катнашырга булды, диде президент Владимир Путин. «Украина территориясеннән ашлык чыгару процессы ярлы илләрне тәэмин итү тәкъдиме астында оештырылган иде. Һәм без бу адымга ярлы илләр мәнфәгатен уйлап бардык»,—диде ул.
Ә чынлыкта исә, Русия лидеры белдерүенчә, чыгарылган ашлыкның 34 проценты — Төркиягә, 35 проценты Евросоюз илләренә эләгә, аның 4 яисә 5 проценты гына ярлы илләр файдасына китә.