

Ул «быел җәй дәүләт башлыгы вазифасында эшли башлаганда» дип сөйләгән. Америка лидерының бу чыгышын «ялгыш сүзләр марафоны» дип атаганнар.
«Юлдан барганда заправка турысыннан үттем: бензин 3 доллар 25 цент тора икән. Ә быел мин вазифага керешкәндә 5 бакс тора иде»,—дигән ул. Билгеле булуынча, Джо Байден 2020 елда президент сайлауларында җиңгән иде.
Моннан тыш, ул шушы ук чыгышында Украинаны Ирак белән бутаган. Аннары ялгыш әйтүен аңлап, улым анда үлгәнгә күрә Ирак турында уйлаган идем дип, төзәтергә маташкан. Аның улы Бо Байден Иракта хезмәт иткән, ләкин ул онкологик авырудан үлгән. Ә чыгышын тәмамлаганда Джо Байден Флорида штатына ябырылган көчле «Иэн» давылын Иван дип атаган. Социаль челтәрләрне файдаланучылар президентның сәламәтлеге өчен борчылуларын белдергән.
Байден ялгыш сүзләр ычкындыргалый шул. Ул 18 октябрьдә журналист соравынан соң берничә секундка катып калган иде. Аңа кадәр булачак хатыны Джилл белән танышу тарихын сөйләгәндә телевизион тамашачыларны тәмам аптыраткан. Танышканда үземә — 30, кәләшем 12 яшьтә иде, дигән. Чынлыкта аларның яшь аермасы — 9 ел.
Августта исә Америка икътисады турында сөйләгәндә, аны яхшыртмаска кирәк дип буталган. Моннан тыш, сәясәтче илләрнең атамаларын ялгыш әйткәли, самолетка утырырга менгәндә абынып егылган иде.
79 яшьлек Байден АКШ тарихында иң карт президент булып санала.