Дөньяда ниләр бар?
2 ноябрь 2022, 09:32

Ашлыктан да кадерле ни бар?

Германия канцлеры Олаф Шольц Русиягә ашлыкны чит илләргә сатуга бернинди санкция салынмаган дип белдергән. 

Ашлыктан да кадерле ни бар?Ашлыктан да кадерле ни бар?
Ашлыктан да кадерле ни бар?

Мәскәү дөньяның теләсә кайсы иленә ашлык озата ала дип ассызыклаган.

         «Украина белән Русия иң тәү чиратта бодай һәм шундый продуктларны, шул исәптә ашламаларны, иң эре экспортлаучы илләр булып санала.  Шуңа күрә форсаттан файдаланып тагын бер кат әйтәм: Украина һәм Русиядә җитештерелгән ашлык, арпа һәм башкалар беркайчан да санкциягә эләкмәде»,—дигән канцлер.

         Төркиянең милли оборона министры Хулуси Акар исә, төрек байрагы астындагы корабларның гуманитар коридорлар буенча Украина территориясеннән ашлык чыгару эшен дәвам итүен белдергән.   

Фото: agropraktika.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас