Дөньяда ниләр бар?
1 ноябрь 2022, 14:24

Путинның двойнигы бар, ди

Сез моңа ышанасызмы?

metaratings.rumetaratings.ru
Фото:metaratings.ru

Украина Оборона министрлыгы Разведкасының баш идарәсе начальнигы Кирилл Будановның Владимир Путинның двойнигы бар дигән фаразы  – тузга язмаган сүз. Бу хакта кичә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.

Моңа кадәр Буданов Путин двойникларын куллана дигән сүз белән чыгыш ясады. Соңрак Разведканың бар идарәсе  Телеграм-каналы аның чыгышыннан өзекләр дә китерде.

2020 елда Путин Тасска биргән интервьюсында 2000 еллар башында дәүләт башлыгы иминлеге өчен двойник җәлеп итү идеясе бар иде, дигән булган, әмма ул аннан баш тарткан.

2021 елда Дмитрий Песков Владимир Путин үзенең двойнигы турындагы имеш-мимешләрне белә һәм аларны елмаеп кабул итә, дигән иде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас