Дөньяда ниләр бар?
1 ноябрь 2022, 15:28

Әнисе вейп тартуны тыйгач, үсмер үз-үзенә кул салган

Ни дияргә дә белмәссең...

saobernardo.comsaobernardo.com
Фото:saobernardo.com

Калининград өлкәсенең Гончарово авылында  8 сыйныф укучысы әнисе вейп тартырга тыйгач, үз-үзенә кул салган.

Телеграм-каналларда язуларынча,   31 октябрьдә малайның әнисе чираттагы тапкыр улы белән  тәмәке тарту зыяны турында утырып сөйләшкән. Моннан соң үсмер котырынган һәм урманга чыгып киткән, соңрак 10 сыйныфта укучы абыйсы аның гәүдәсен табып алган. Үз-үзенә кул салуны һәлак булган малай телефонына төшергән дип хәбәр ителә.

Шул ук Телеграм-каналда (Amber Mash) язуларынча, берничә ел элек малайның әтисе дә үз-үзенә кул салган.

Бу хакта “КП” да язып чыккан. Әмма басма сүзләренчә, бу хәл Гончаровода түгел, ә шул авылга якын Домново торак пунктында теркәлгән.

Исең-акылың китәрлек. Яшьләр тормышка, гомерләренә, аларны дөньяга тудырган әниләренә карата төкереп карый кайчак. Нишләп кадерләрен белмиләр?

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас