Дөньяда ниләр бар?
1 ноябрь 2022, 07:34

Кунакка баргач, тәрәзәдән егылып төшкән

Сәер хәл шул...

salsknews.rusalsknews.ru
Фото:salsknews.ru

Красноярск крае полициясе Лесосибирск шәһәрендә 11 яшьлек кызның  3 кат тәрәзәсеннән егылып төшү очрагын тикшерә.

“Лесосибирск полицейскийлары 11 яшьлек кыз баланың тәрәзәдән егылып төшү сәбәпләрен ачыклый. Аның имгәнүе турындагы хәбәр дежур бүлеккә кичә килеп иреште”, – диләр Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә.

Бу хәл кызның 20 яшьлек апасына кунакка баргач булган. Баланы төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә илткәннәр. Полиция гаилә эчке эшләр органнарында исәптә  тормаган, дип белдерә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас