Дөньяда ниләр бар?
1 ноябрь 2022, 13:51

Ә без тормышка зарланабыз...

Бер ир 38 ел гомерен бер дә юкка төрмәдә үткәргән.

Ә без тормышка зарланабыз...Ә без тормышка зарланабыз...
Ә без тормышка зарланабыз...

Морис Гастингс исемле кеше 1983нче елда Американың Калифорния штатында бер хатынны көчләп үтерүдә гаепләнә. "Бу минем эш түгел, минем гаебем юк", - дип ул күпме генә ялварса да, аңа ышанмыйлар.

2000 елдан ДНК тикшерүе үткәрү мөмкин була башлагач, бу ирдән адвокатлары анализ алдыртканнар. Чөнки үлгән кешедә җинаятьченең биологик сыекчасын тапканнар. Ләкин 2000 елдан башлап, төрле сәбәпләр табып,Мориска бу экспертизаны үткәрергә гел баш тартып килгәннәр. 2021 елда, ниһаять, үткәргәннәр һәм нәтиҗәдә теге хатындагы эзләр чыннан да башка кешенеке булып чыккан. 

Үткән гомерне барыбер кире кайтарып булмый, кичерә алсаң, кичер, дигәннәр аңа.

Ә Мориска буген 69 яшь, ул инде хәзер беркемне дә гаепләмәвен, калган гомерен тынычлыкта үткәрергә теләвен белдергән. Морисны гаепләүчеләр аның алдында гафу үтенгәннәр. 

Әйткәндәй, прокурор башта аңа үлем җәзасын бирергә тәлап иткән булган,  суд ризалашмаган. 

Менә нинди язмышлы кешеләр бар дөньяда. Андыйлар берәү генә дә түгел, ә меңәрләгән. Ә без үзебезнең тормышка зарланган булабыз... 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас