Дөньяда ниләр бар?
31 октябрь 2022, 07:20

Полициядән качкан ялангач ир батып үлгән

Куллары богауланган булгач, йөзә алмагандыр инде...

Tulsa Police DepartmentTulsa Police Department
Фото:Tulsa Police Department

АКШның Талса шәһәрендә  кулга алынган ир полициядән качкан һәм күлдә батып үлгән.

Хокук сакчылары  ирне бер торак комплексында  тоткарлаган. Ул пыяла ишекне кирпеч белән ваткан булган. Билгесез сәбәпләр буенча ирнең  тулысынча ялангач булуы хәбәр ителә.

Полицейскийлар иргә наручниклар кидерә, фатирда аунап яткан юеш киемнәрен табып ала. Тикшерү барышында тоткарланган ир полиция офицерлары белән тыныч кына сөйләшә, күрсәтмә бирә, әмма кинәт бинаның арткы ишегеннән чыгып кача. Эчке ихата коймасы аша сикереп чыга һәм торак комплекс территориясендә буага ташлана.

Полицейскийлар ирне тотарга тырыша, әмма ул су астына китә. Вакыйга урынына су полициясе килә һәм сулык эченнән тоткарланган ирне эзли башлый. Болганган суда водолазлар берни диярлек күрми. Берничә сәгатьтән соң  гына ирнең гәүдәсен табалар. “Без шикләнелүченең туганнарын эзлибез”, – диләр полициядә.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас