Дөньяда ниләр бар?
31 октябрь 2022, 16:59

Африкага барасым килә!

Менә сиңа кирәк булса!

spb.mk.ruspb.mk.ru
Фото:spb.mk.ru

Бер ир Санкт-Петербург аэропортының очу полосасына чыккан да Африкага очып китүне үтенгән.

Матбугат чараларында язуларынча, Петербургта яшәүче 33 яшьлек  ир машинасында Пулково  аэропорты коймасын бәреп кергән һәм самолетка ук якын килеп туктаган. Катгый рәвештә икенче континентка баруны үтенгән ирне полицейскийлар тоткарлаган.

Дебошир медицина тикшерүе үтүдән ул баш тарткан, әмма хокук сакчылары Африкага ашкынган ирнең  хәлен сәер кебек бәяләгән. Соңрак тәртип бозучы наркотиклар куллануын сөйләгән. “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас