Дөньяда ниләр бар?
30 Октября 2022, 11:43

Сеулда 151 кеше тапталып үлгән

Менә сиңа Хэллоуин...

kaktus.mediakaktus.media
Фото:kaktus.media

Сеулның Итхэвон районында Хэллоуин бәйрәмендә ким дигәндә 151 кеше тапталып үлгән, алар арасында 22 чит ил кешесе  бар.  

Сеул властьлары  бәйрәмдәге этеш-төртеш нәтиҗәсендә кешеләр тапталудан соң гражданнар югалу турында 3,7 мең гариза кабул иткән.

Бу хәл Hamilton  отеле кырындагы тыкрыкта булган. 100 меңгә якын кеше Хэллоуинны бәйрәм итәр өчен  Итхэвон районында җыелган. Кайбер шаһитлар белдерүенчә, отель бинасының икенче ягында кешеләр күңел ачуларын дәвам иткән. “Без аннан киттек, ә фаҗига турында кайткач, яңалыклар аша белдек”,  – дип сөйләгән шаһитларның берсе.

Икенче шаһит сүзләре буенча,  алда җыелган кешеләр арттагыларга “туктагыз” дип  кычкырганнар. Әмма кешеләр агымы этешеп-төртешеп алга атлавын дәвам иткән, бу исә тапталган кешеләр санын арттырган гына.

Итхэвонда үлүчеләр арасында яшьләр – 10нан алып 30 яшькә кадәр. Корбаннар арасында  Русия кешеләре – 20-30 яшьтәге 4 хатын-кыз бар. 82 кеше зыян күргән.

Көньяк Корея Президенты Юн Сок Ель илкүләм матәм игълан итте. Ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас