

Җир тетрәү, көчле давыллар кебек табигый казалардан соң исән калганнарны эзләү коткару төркемнәре өчен шактый җаваплы эш. Ә менә Бельгиянең APOPO оешмасы бу миссияне җиңеләйтү өчен кызыклы проект өстендә эш алып бара.
Оешманың белгечләре Гамбиянең әрлән күселәрен (гамбийские хомяковые крысы) табигый казалардагы җимерекләр һәм хәрабәләр астында исән калганнарны эзләп табарга өйрәтәчәк. Проект җитәкчесе Донна Кин сүзләре буенча, күселәр, кагыйдә буларак, бик кызыксынучаннар, ә гәүдәләре кечкенә булу һәм ис сизүләре эзләү катлаулашкан урыннарда аларны уңайлы итә.
Проект кысаларында галимнәр бинада табигый казага охшаш урын әзерләгән. Күселәрнең аркаларына видеокамера, микрофон һәм кайда икәнлекне теркәүче датчик белән җиһазландырылган кечкенә рюкзак беркеткәннәр. Кимерүчеләр хәрабәләр астыннан кешене эзләп табарга һәм жилетларындагы төймәгә басарга тиеш. Төймәгә басу коткаручыларга махсус сигнал җибәрәчәк. Базага кайткач, башкарган эшләре өчен тикшеренүчеләр күселәрне сыйлый.
Өйрәтү программасы берничә этаптан тора. Кин сөйләвенчә, киләсе этапта команда “чынбарлык тормыштагы сценарийларга” күчәчәк. Белгечләр берничә катлы җимерелгән бинаныны килештерер өчен күп дәрәҗәле мәйдан булдырачак. Кин фаразы буенча, һәр күсене өйрәтер өчен ким дигәндә 9-12 ай кирәк булачак.
Чыганак: lenta.ru