Дөньяда ниләр бар?
28 октябрь 2022, 16:25

Елан йоткан хатынны тапканнар

Хатын-кызның гәүдәсен питон эченнән ярып алганнар.

Елан йоткан хатынны тапканнарЕлан йоткан хатынны тапканнар
Елан йоткан хатынны тапканнар

Индонезиядә җиде метрлы питон эчендә югалган 54 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган. Елан корбанына әйләнгән мәрхүмкәй каучук җыючы булып эшләгән булган. Фаҗига булган көнне Джахра исемле хатын – кыз  Бетара өлкәсендәге резина җыю бакчасына эшкә киткән җирдән өенә әйләнеп кайтмаган. Югалган хатынның ире полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция төркеме, югалучының туганнары һәм җирле кешеләр югалучыны эзләргә киткәннәр.

Эзләү барышында ярдәмгә килүчеләр җиде метр озынлыктагы зур питонга тап булганнар. Алар югалган корбанны питонның ашказанында тапканнар. Бу зурлыктагы еланнар Индонезиядә кешеләргә бик сирәк һөҗүм итәләр икән.

Кинәт баеп китеп, Индонезиягә барып чыксагыз, бу сирәклеккә эләгергә язмасын...

Чыганак:lenta.ru

Фото:ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас