Дөньяда ниләр бар?
28 октябрь 2022, 06:49

Аэропортта картының көлен югалткан

Чит илләрдә үлгән кешенең гәүдәсен яндырып, көлен өйдә саклау гадәте киң таралган шул. 

Аэропортта картының көлен югалтканАэропортта картының көлен югалткан
Аэропортта картының көлен югалткан

Чит илләрдә кеше үлгәннән соң, аның гәүдәсен яндырып, көл итеп саклау гадәте киң таралган. Бөекбританиядә яшәүче 78 яшьлек Джойс Джексон исемле хатын үлгән иренең көлен Америкага алып барып җирләргә уйлаган.

Ире исән чакта алар ел саен Флорида штатының бер курортына ял итәргә йөргәннәр. Икесе дә бу урынны бик яратканнар. Шуңа күрә ханым иренең көлен һәм туй балдакларын шул урынга алып барып күмәргә уйлаган.

Джексон сөйгәненең көлен чемодан төбенә салып, юлга чыккан. Аэропортта багажын тапшырган, ә Флоридада самолеттан төшкәч, ул аны таба алмаган. Авиакомпания хезмәткәрләре аэропортны пыр туздырып эзләгәннәр, тик чемоданнан җилләр искән инде... Карчык бик аптыраган: картының көле кемгә генә кирәк булган да, ни өчен аны урлаганнар?

Джексон чит илдә киемнәрсез һәм көндәлек кирәк-ярак әйберләрсез калган.Тик, әлбәттә, бу аңа мөһим булмый, ә гомер буе дус-тату яшәгән иренең көлен югалтуы ачы кайгыга сала.

Шулай да, бер сәяхәткә чыккач, инде ул кире борылмаган, ял итеп кайткан, ире яраткан урыннарда йөргән.

Ялдан кайтып, ике атнадан соң, аэропорт хезмәткәрләре шалтыртып, чемоданы табылуы турында хәбәр җиткергәннәр. Баксаң, теге вакытта сумкасы үз шәһәренең аэропортында буталып калган икән. Джексон шатланган, әлбәттә. "Ләкин мин ул курортка кабат барырлык хәлем юк, миңа инде 78 яшь.", - дигән ул.

Авиакомпания хезмәткәрләре Джексоннан гафу үтенгән.

Фото:mobillegends.net

Чыганак: Лента.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас