

Риши Сунакка кадәр премьер-министр вазифасын башкарган Лиз Трасс премьер кәнәфиендә нибары 44 көн генә утыра алды. Бу исә Бөек Британия тарихында иң аз вакыт. Трасс илнең икътисади сәясәтендә җибәргән хаталары, кыскасы, вазифасын башкара алмавы сәбәпле отставкага китте. Ә менә Сунак ил икътисады бурычларын уңышлы чишә алырмы — киләчәк күрсәтер.
42 яшьлек Сунак Британия тарихында бу вазифаны биләгән иң яшь премьер-министр булды һәм чыгышы буенча һинд кешесе.
Риши Сунакның премьер-министр вазифасына тәгаенләнүеннән соң, Мәскәү Бөек Британиянең Русиягә карата булган сәясәтендә уңай үзгәрешләр көтми, дип белдерде РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Мәскәү сөйләшүләр өчен ачык булып кала һәм сөйләшүләр өстәле артына утырып катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышырга әзер, ләкин үз мәнфәгатьләренә зыян китереп түгел, диде ул.