Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2022, 09:13

Сөйләшүләр башланырмы?

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә АКШ Демократик партиясенең конгрессмен-вәкилләре төркеме, Украинадагы конфликтка карата карашын үзгәртергә һәм Русия белән туры сөйләшүләр алып барырга чакырып, президент Джо Байденга хат язган булган.

Сөйләшүләр башланырмы?Сөйләшүләр башланырмы?
Сөйләшүләр башланырмы?

Ләкин бер тәүлектән соң, закон чыгаручылар хатларын кире алганнар. Янәсе, хат моннан бер ай элек язылган һәм тиешле хуплауларсыз җибәрелгән.

Аналитиклар фикеренчә, бу хатка бәйле Украина халкына күрсәтелүче хәрби, стратегик һәм икътисади ярдәмнең һәр пакеты өчен бердәм тавыш биргән демократларның бер өлеше Зеленский һәм Украина армиясенә ярдәм күрсәтүне туктатырга тырыша дигән ялган тәэсир туарга мөмкин.

Ноябрьдә АКШ конгрессына вәкилләр сайланачак.  Әгәр сайлауларда демократлар түгел, ә республикачылар партиясе җиңә калса, Вашингтон хәрби ярдәмне киметәчәк, дип хәвефләнә Украина. Өстәвенә, демократлар тарафыннан мондый хат язылуы да Зеленский хөкүмәтен хафага сала. Ул «олы агаларының» яклавыннан мәхрүм калудан курка. Өстәвенә, Украина Русия белән башкача сөйләшүләр алып бармаячакбыз, дип шапырына.

         Мәгълүм булуынча, Русия белән Украна арасындагы сөйләшүләр яз вакытында туктап калды. Ике ил делегацияләренең соңгы очрашуы Истанбул шәһәрендә булды.  Русия властьлары бүген дә сөйләшүләр алып барырга чакырудан туктамый, әмма Украина властьлары гел баш тарта.  Шуңа карамастан дөньяның сәяси һәм икътисади эшмәкәрләре, шулай ук сәяси экспертлары конфликтны тыныч юл белән чишәргә чакыралар.

         Мәгълүм булуынча, 4 октябрьдә «Тесла» компаниясенә нигез салучы миллиардер Илон Маска Украинадагы конфликтны чишү буенча 4 шарт кирәк дип белдерде. Ул БМО күзәтчелеге астында  Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яңадан референдум үткәрү кирәклеген белдерде. Моннан тыш, Кырымны Русия территориясе итеп танырга тәкъдим итте. Шулай ук Украинага нейтраль статус беркетергә кирәк, дип санавын белдерде.

         Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Рим Папасы Франциск сөйләшүләр алып баруда арадашчы булырга теләүләрен белдерделәр. Франция президенты Эммануэль Макрон исә Рим Папасыннан Владимир Путинга, Джо Байденга шалтыратуын сорады. Понтифик үзе исә сөйләшүләрне Ватиканда алып  барырга тәкдим итте.

Фото: Anna Moneymaker / Getty Images


Автор:Кадикова Резида
Читайте нас