

Красноярск краеның Канск мәктәпләренең берсендә физкультура укытучысы 6 сыйныф укучысына ташланган. Бу хакта баланың әнисе белдергән.
Хатын сүзләре буенча, дәрес вакытында балалар нәрсәдер турында сөйләшеп, көлешкән. Бермәлне педагог, имеш тә, аның улын муеныннан эләктергән дә буа башлаган. “Дәрес буе шулай дәвам иткән. Кыйнау фактлары теркәлде: баланың яңагы җәрәхәтләнгән, муенында кара янган эзләр бар. Полициягә мөрәҗәгать иттек, гариза яздык”, – ди кыйналган бала анасы.
Ул шулай ук мәктәптән беркем дә шалтыратып, улының хәлен белмәүләренә ачуланган. Хатын сүзләренчә, мәктәптә бу вакыйгада барысы да балаларны гаепли, ә аның баласына һөҗүм иткән педагог “берни булмагандай” дәрес укытып йөри.
Журналистлар Канск шәһәренең белем бирү идарәсе белән элемтәгә чыккан, анда бу хәлгә карата бер комментарий да бирмәсәләр дә тикшерү бара, дигәннәр.
Чыганак: lenta.ru