Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2022, 08:29

Һәлакәтле адымнар ясаудан туктарга чакырды

Русия Украина һәм аның көнбатыш кураторларын атом-төш һәлакәтенә китерүче адымнарын туктатуларын таләп итә.

Һәлакәтле адымнар ясаудан туктарга чакырдыҺәлакәтле адымнар ясаудан туктарга чакырды
Һәлакәтле адымнар ясаудан туктарга чакырды

Шулай дип белдерде БМО генераль ассамблеясенең беренче комитеты утырышында Русия делегациясе җитәкчесе урынбасары Константин Воронцов.

         Дипломат Украина президенты Владимир Зеленскийның белдерүләрен искә төшерде. Февраль аенда Зеленский Мюнхендагы хәвефсезлек буенча конференциядә Украинаның атом-төшсез ил статусын яңадан карау мөмкинлеге турында белдергән иде. «НАТО илләренең Русиягә атом-төш һөҗүме кирәклеге турында Киевның күптән түгел ясаган белдерүләрен исәпкә алганда, моңа катгый рәвештә юл куярга ярамый»,—диде Воронцов.

         23 октябрьдә Киевның «пычрак бомба» шартлатуга бәйле провокация әзерләве билгеле булды. «Пычрак бомба» — ул гадәти шартлаткыч матдәләр белән бергә радиоактив материаллар кушып ясалган аз куәтле атом-төш боеприпасы. Әлеге провокация Русияне киңкүләмле юк итү коралын файдалануда гаепләү максаты белән оештырыла.

         Шушы мәгълүматка бәйле рәвештә Русия оборона министры Сергей Шойгу дүрт илнең: Бөек Британия, Төркия, Франция һәм АКШ оборона министрларын хәвеф турында кисәтте.

         АКШ, Бөек Британия һәм Франция, үз гадәтләренә тугры калып, Киевның «пычрак бомба» куллануы ихтималлыгына ышанмаулары турында белдерделәр.

Фото: Rocket Lab/ Globallookpress.com

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас