

«Мин Италия һәм башка союздашларның Украинага ярдәм күрсәтүне дәвам итүләрен бәялим. Без Русиянең җиңүенә юл куярга тиеш түгелбез»,— дигән ул.
Столтенберг Киев корал озатуга ихтыяҗлык кичерә дип, НАТО союздашларын, шул исәптә, Италияне дә, үз өсләренә җаваплылык алып, тагын да күбрәк эшләргә чакырган.
Украина президенты Владимир Зеленский Италия һәм башка илләрдән һавага каршы оборона системаларын озатуларына ышанычын белдергән. Италиянең яңа премьер-министры Джорджия Мелони бу мәсьәләдә Киевка ярдәм күрсәтәчәген белдергән.