Дөньяда ниләр бар?
27 октябрь 2022, 09:27

Австралия дә читтә калмаска уйлый

Австралия дә хәрби конфликт тәмамланганга кадәр Украинага хәрби ярдәм күрсәтәчәге турында белдерү ясаган.

Австралия дә читтә калмаска уйлыйАвстралия дә читтә калмаска уйлый
Австралия дә читтә калмаска уйлый

Австралиянең ярдәме озак вакытлы перспективага исәпләнгән, чөнки конфликт озак вакыт дәвам итәчәк әле, дип белдергән хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Ричард Марлз. «Украина дәүләте Австралиядән ерак урнашса да, бу конфликтта куелган принциплар безнең милли мәнфәгатьләребезгә кагыла»,—дигән ул.

         Марлз, Украина хәрби көчләрен өйрәтәчәк Австралия хәрбиләре Бөек Британиягә 2022 ел ахырында киләчәк дигән. Алар 2023 елның гыйнварында хәрби күнекмәләр башламакчылар.

         Җиде диңгез артында урнашкан Австралиягә ни җитмәгән инде?

Фото: reuters.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас