Дөньяда ниләр бар?
26 октябрь 2022, 08:40

Кеше... юындыручы машина

Нәрсәдер уйлап чыгарырга дисәң, японнарга куш инде.

Кеше... юындыручы  машинаКеше... юындыручы  машина
Кеше... юындыручы машина

   Нәрсәдер уйлап чыгарырга дисәң, японнарга куш инде. Менә тагын алар бар халыкны гаҗәпкә калдырмакчы – Япониядә кешеләрне юындыру өчен тәгаенләнгән машина уйлап тапканнар. Гадәти булмаган җайланманы берничә елдан соң сатуга күпләп чыгармакчылар, дип яза Британиянең The Daily Mail таблоиды.

     Сүз кечкенә, үтә күренмәле резервуар турында бара, анда кеше утырачак. Җайланманы уйлап табучылар әйтүенчә, машина кешене юындырачак, массаж ясаячак һәм ультратавыш ярдәмендә киптерәчәк. Барлык процесс 15 минуттан артык булырга тиеш түгел.

    Моннан тыш, бу гаҗәеп машина күпсанлы датчиклар белән җиһазландырылган, алар юынучының тәне турында барысын да (йөрәк тибеше, нерв системасы торышы һәм башкалар)  диярлек “сөйләп” бирәчәк  икән.

    Яңалыкны уйлап табучы компаниядә киләчәктә аларның юындыручы машинасын өй шартларында, дәваханәләрдә һәм картлар йортларында кулланырга мөмкин булыр дип ышаналар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас